Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты үзенең юбилеен билгеләп үтте

Бүген Казан дәүләт аграр университетының икътисад институтына 60 ел тулды.

Бу уңайдан югары уку йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында тантаналы чара узды. Институтны юбилее белән котларга дип, элек аны  тәмамлаган һәм бүгенге  көндә   республикада җитәкче вазыйфаларын биләүче затлар да   килгән иде.

Икътисад институты 1961 елда, аграр мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле   гыйлемле икътисадчыларга  ихтыяҗ арта башлагач,   оештырыла.

 Бүген Татарстан авыл хуҗалыгындагы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Соңгы елларда республика Россия Федерациясе буенча ышанычлы рәвештә 4 нче урында тора һәм Идел буе федераль округында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе өлеше буенча 1 нче урында тора, ит, сөт, йомырка буенча иң эре җитештерүче булып санала. Республиканың агросәнәгать комплексы халыкны үзебездә  җитештерелгән төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә. Мондый югары күрсәткечләргә ирешү, шул исәптән, икътисад фәненең һәм җитештерүнең үзара актив хезмәттәшлеге, галимнәрнең нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.

 “Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча югары казанышларына икътисад институтын тәмамлаучылар шактый өлеш кертәләр,  алар авыл хуҗалыгы предприятиесенең гади бухгалтер вазыйфасыннан алып җитәкче вазыйфаларына кадәр   билиләр! Аларның һөнәри казанышлары киң билгеле, АПКны реформалау һәм тотрыклы үстерү, инновацион менеджмент, аграр җитештерүне оештыру һәм аңа идарә итү өлкәсендә куәтле фәнни мәктәп булдырылган”, - дип билгеләп үтте министр.     

Аннары Марат Җәббаров университет хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев