Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда бер хатын-кыз мошенникларга 6 миллион сумнан артыграк акча күчергән

Казанда бер хатын-кыз Авиатөзелеш районы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ханымга бер ир-ат шалтыратып, үзен банк хезмәткәре буларак таныштырган һәм кемнәрнеңдер аның исеменә кредит алырга җыенуын әйткән.

Акчасын саклап калу өчен үзенең күрсәтмәләрен үтәргә кушкан. Нәтиҗәдә хатын-кыз берничә кредит алып (барлыгы 6 миллионнан артыграк), акчаны ниндидер счетларга күчереп куйган. Беркатлы ханым берникадәр вакыттан соң гына мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе кисәткәнчә, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен таныш булмаган кешеләр ирештергән мәгълүматларны тикшерергә, кемнәргәдер акча күчермәскә, уяу булырга кирәк. Җинаятьчеләр корбанына әйләнгән очракта кичекмәстән “102” яки “112” телефоннары аша полициягә шалтырату таләп ителә.
Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев