Казанда ике исерек егет автобус йөртүчесенә ватык шешә белән суккан
Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.
Кичә кич ике исерек егет автобуста юл бәясен түләүдән баш тарткан. Алар Вахитов тукталышында кондуктор белән сугыша башлаган.
«Йөртүче автобусны туктаткан, низагны туктатырга теләгән. Егетләрнең берсе шешәне ваткан һәм шуның белән йөртүченең күкрәгенә суккан, аннары качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.
Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев