Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык этәргече көчле

Районда халык санын алу ахырына якынлаша

Район “Статистика” территориаль органының әйдәп баручы-белгеч эксперты Гөлназ Гәрәева сүзләренә караганда, 1 ноябрьгә халык санын алу 91,9 процентка җиткән. Исегезгә төшерәбез, рәсми рәвештә ул 14 ноябрь көнне тәмамлана.

– Ә без шушы атнада ук тәмамларбыз дип өметләнәбез. Моңа район халкы этәргеч бирде: халык сан алучыларны, башлыча, яхшы кабул итте, – дип саный ул.

Ә бу, үз чиратында, сан алучыларның үз участокларында тоткарлыксыз, тиз һәм сыйфатлы эшләве дигән сүз. Шуңа күрә бүгенге нәтиҗәбез дә куанычлы. Сан алучыларны искә алганбыз икән, аларның эшчәнлеген һәм үзләрен киңрәк итеп телгә алу урынлы булыр.

Гаять куанычлы хәл: ноябрь башына турыдан-туры кеше саен йөреп халык саны алучыларның 8-е үз эшен тәмамлады да инде. Ә менә Олы Әтнә участогында сан алучы Лилия Галиева эшен тәмамлап, планшетын да тапшырырга өлгергән.

– Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Бердән, сан алучыларыбыз бик тырыш, хезмәткә җаваплы карашта, икенчедән, нинди генә чара булмасын, Әтнә халкы оешкан төстә, аңлап кабул итә. Ә бу очракта, аңлашыладыр, эшләргә дә рәхәт, – диделәр.

Бу гына да түгел, ноябрьнең 1-2 көненнән соң, ягъни, газетабызның әлеге саны һәм бу мәкаләбез дөнья күргәнче үк халык саны алуны тәмамлаучылар исемлегенә тагын 5-6 кеше өстәлергә тора. Халык саны алу өлкәсендә менә шундый мәгълүматлар – күңелле яңалыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев