Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт турындагы законнар бозылган

Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан район авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегендә хезмәт законнары таләпләрен бозу турындагы мөрәҗәгать белән бәйле рәвештә тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында күп санлы хезмәт законнары таләпләрен бозу очраклары ачыкланды. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр эшчәнлегендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә, эшчеләргә ял, эштән азат ителгәндә исәпхисап, бәйрәм һәм төнге сәгатьләрдә эшләү Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 136 маддәсе таләпләрен бозып түләнә, дип табылды. Хезмәт итүчеләр белән төзелгән хезмәт килешүләрендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 маддәсендә билгеләнгән кирәкле белешмәләр (хезмәт өчен түләү шартлары, хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча үзгәртү турында өстәмә шартлар, хезмәт хакын түләү сроклары) юк икәне ачыкланды. Моннан тыш, еллык отпускларның исемлеген формалаштырганда, эчке боерыкларны чыгарганда, хезмәткәрләргә исәп-хисап кәгазьләрен биргәндә, учреждениенең чыгарылган боерыклары белән танышканда хаталар да кертелгән икәне билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, хезмәт законнарын бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Марат Газизов, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев