Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөкем карары озайтылды

Район прокуратурасы суд тарафыннан шартлы хөкем ителү турындагы карар белән бәйле күрсәтмәне карау һәм хәл итүдә катнашты.

Алданрак Әтнә район суды буенча җәмәгать судьясы карары белән 42 яшьлек берәү корал сыйфатында тимер предмет кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңел зыян китерүдә гаепле дип табыла. Суд тарафыннан аңа 2 ел сынау срогы белән

 шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.

Җәмәгать суды аңа карата сынау срогы дәвамында җинаятьбашкарма инспекциясендә теркәлергә, даими яшәү урынын үзгәртмичә, 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр даими яшәү урыныннан чыгып йөрмәү, шулай ук эчү биналарында булуны тыю турында карар кабул итте. Хөкем ителүче сынау вакытында берничә тапкыр административ, шулай ук җәмәгать суды тарафыннан йөкләнгән вазыйфаларны бозуда гаепләнә. Шуңа бәйле рәвештә җинаять-башкару инспекциясе район судына шартлы рәвештә хөкем ителүне гамәлдән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Прокуратура вәкиле катнашында үткәрелгән суд тикшерүе барышында шартлы рәвештә хөкем ителүче тарафыннан административ хокук бозулар кылу факты, шулай ук җәмәгать суды тарафыннан йөкләнгән вазыйфаларны бозу очраклары ачыкланды һәм тикшерелде.

Бу хәлләрне исәпкә алып, шул ук вакытта күптән түгел дүртенче баласы туу белән бәйле гаилә хәлен дә исәпкә алып, прокурор сынау срогын озайтуның максатка ярашлы булуы турында нәтиҗә бирде. Суд, катнашучы прокурор позициясе белән килешеп, чыгарылган хөкем карарын үз көчендә саклап, сынау срогы вакытын озайтты.

Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев