Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары!

Сезне Бөек Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Быел Бөек Җиңү язының 76 еллыгын каршы алабыз. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел кими. Исән-сау булганнары да олы яшьтә. Әмма хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкраулары, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдаулары, сугыш елы балаларының әрнүсагышларын оныта торган түгел… Бөек Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын! Илебез күге тыныч, аяз булсын. Һәркайсыбызга сәламәтлектә, гаилә иминлегендә, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.

Олы Әтнә авыл җирлеге, “Тукай” күмәк хуҗалыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев