Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле сугыш ветераны Мөршидә Бәдигова!

Хөрмәтле тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары!

1945 елның 9 маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. Бөек Ватан сугышында совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, арта гына. Җиңү бәйрәме – ул шатлыклы күз яшьләре, ул һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт Сезгә. Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр. Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.

Хөрмәт белән Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, Ленин исемендәге нәсел заводы ҖАХК идарәсе, ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев