Хөрмәтле тыл ветераннары!
Хөрмәтле сугыш чоры балалары, райондашлар!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олы әһәмиятен ачыграк аңлый барабыз. Бу көндә без сугышта каһарманнарча көрәш - кән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкилләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 9 май – ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне – олуг бәйрәм. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш, гаиләләрегезгә, туган җиребезгә тынычлык телибез. Һәр туар таңның күге аяз, кояшлы булсын.
Олы хөрмәт белән “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы һәм авыл җирлеге идарәләре, ветераннар советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев