Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кирәкле... кишер»

Соңгы көннәрдә халык теленнән кишер сүзе төшмәде. Телевизорны ачсаң – кишер, газетада – кишер, интернетта – кишер...

Авыл кешесе буларак, кишернең шундый популярлык казануы гаҗәбрәк тә тоела. Язын түтәлгә чәчеп, суын сибеп, чүбен утап үстергән кишер бит инде ул, ул үсмәгән бер хуҗалык та юк дип беләм безнең якларда. Менә шул кишернең бәясе 150 сумга кадәр күтәрелде быел берзаман. 13 сумга сатып алырга да кыйммәт саналган кишер бит ул?!

Росстат биргән мәгъ лү матларга караганда, быелның ел башыннан яшелчәләргә бәяләр 13, 1 процентка арткан. Бәяләр май аеннан күзгә күренеп арткан. Ә иң кызыгы – бу арту борщ ашын пешерү өчен кирәкле яшелчәләргә күбрәк кагыла – чөгендер 35,3, кәбестә – 25,2, суган – 11,3, кишер–18,8, бәрәңге – 15,4 процентка күтәрелгән. Июнь аенда исә кишер белән чөгендер бәясе дүрт ярым процентка кадәр арткан.

Бәрәңге булса бер хәл иде, кишерне табак тутырып кимереп ашап булмый. Кемдер ризык әзерләгәндә көн саен кулланса, мәсәлән, безнең өйдә ул пылау, лагман кебек көнчыгыш ризыклары әзерләгәндә генә кирәк. Яки кышкы салатларга салынырга мөмкин.

Бала – чага исенә төшкәндә берәр кишер кимереп куярга мөмкин тагын. Үзебезгә җитәрлек кишерне үзебез үстерәбез, Аллага шөкер. Әле быел җәйгә таба ничектер шулай пылау пешерергә кирәк булып, бер-ике килограм кишер алган идем район үзәгендә урнашкан сәүдә челтәрләренең берсеннән. Бәясе әллә ни куркыныч булмагандыр әле ул чакта күрәсең, истә калмаган. Менә шул кишер әлегә кадәр тора суыткычта. Тотылганнан калганы. Черми дә, бозылмый да. Геномодифицированный кишер булды, ахры. Ашарга да куркыныч, хайванга бирергә дә. Ниләр кушып үстерәләр дә, саклансын өчен ниләр белән эшкәртәләрдер, бер Алла белә.

Бәяләрне белү өчен район сәүдә челтәрләрен, сату нокталарын махсус әйләндем бүген. Кишер, чөгендер һәм башка яшелчә бәяләре белән сезне дә таныштырасым килә.

Үзәктә урнашкан сәүдә челтәрләренеңберсендә яшь (шулай дип язылган, ничек яшәргәне билгесез) кишернең бер килограммы 61 сум 99 тиен. Биредә суган – 26.99 тиен, кызылы – 74 сум 99, агы – 79 сум 99 тиенне тәшкил итә. Бәрәңге – 31,89 сум, кәбестә – 48,99 сум, помидор – 55,99 – 66.99 – 129.99 сум. Кыярны 59 сум 99 тиенгә алып була.
Шундый ук икенче ноктада – кишернең үлчәүлесе – 55 сум 99 тиен, юылганы – 75 сум 99 тиен. Кәбестә биредә 41 сум 99 тиен, бәрәңге – 30, 99, фасовкаланганы – 59, 99 сум. Чөгендер – 51,99 сум, суган – 27,99 сум, помидор – 59,99 – 65,99 – 89,99 – 99, 99 сум. Кабачкины 74 сум 99 тиенгә
сатып алырга мөмкин.

Сату нокталарында бер килограмм бәрәңгене 35 сумга алып була. Кишер – 45, суган – 30, кәбестәнең килограммы 33 сум. Игътибар итсәгез, теге 99 тиен өстерәлеп йөрми.

Урамда сатучыларда ки шернең килосы 60 сум. Бәрәңге  - 35, помидор, сыйфатына карап – 50, 80, 120 сум тора. Суган –30, кәбестә – 35 сум.

Менә шундый хәлләр. Алга таба безне ниләр көтә – анысы әлегә билгесез. ”Кишереңне урыйм” дип әйтергә генә калмасын иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев