Күпкә өмет итеп...
Мошенниклар белән бәйле күңелсез хәлләр турында хәбәрләрне әледән-әле ишетеп торабыз.
Тик үзебез генә, “Бу безгә кагылмый, без моннан ерак”, – дигән принцип блән яшәүне дәвам итәбез. Район авылларының берсендә килеп чыккан очрак моның киресен дәлилли. Полиция хезмәткәрләренә “Глонасс – 112” аркылы керә бу хәбәр. Райондашыбыз О. ханымның картасыннан 3400 сум күләмендә акча юкка чыгуы турында әйтелә анда.
О. ханым планшетын караштырып утырганда, интернет сайтта кулланучыларның финанс хезмәтеннән НДС суммасын кайтарып алу мөмкинлеге турында хәбәр килә. Сайтка керү өчен О. ханымга “Сбербанк” картасының соңгы алты хәрефен кертергә кушалар. Күрсәтелгән адрес буенча кергәч, үзен юрист дип таныштырган ханым О.га сораулар яза. Соңыннан аңа 270, 120, 70 сум күләмендә түләүләр тиешлеген хәбәр итә. Акчаны алу өчен комиссия түләргә кирәк була, тик моның өчен башта тулысынча карта номерын һәм аның икенче ягындагы кодны язу таләп ителә. Яза О. һәм 347 сум комиссиясен дә күчерә. Ул гына да түгел, тегеләрнең соравы буенча 815, 796, 772 һәм 794 сум күләмендә тагын да акчалар күчерә. Тегеләр тагын 990 сум сорый, аны да күчерер иде, картасында акчасы бетеп китә. Шуннан “Сбербанк”ның “Кайнар линия”сенә шалтырата ул. Тик монда инде аның белән мошенниклар аралашканын, акчасыннан “җилләр исеп”, картасы блокировкада булуын да әйтәләр.
Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова игътибарлы булу кирәклегенә тагын бер кат басым ясый. Күпкә өмет итеп, берүк, әздән дә коры калмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев