Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм авылында ял паркы нинди булыр?

Башка авыллардагы сыман, биредә дә җирле халык өчен ял паркы булачак. Күәм мәдәният йортында шул уңайдан халык җыены узды.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин, шулай ук парк төзелеше өчен турыдан-туры җаваплылар – Казаннан килгән белгечләр дә катнашты.

Беренчел проект кына иде әле бу. Аның нигезендә ял паркы авыл җирлеге һәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда урнаша. Проект чикләре әнә шул кысаларда булыр дип планлаштырыла. Аңлатуларынча, биредә җәяүлеләр маршруты, ял зонасы, балалар мәйданчыгы, шулай ук автомобиль юлы һәм парковка да каралган. Менә шул проект буенча халык ни уйлый, нинди үзгәрешләр, өстәмәләр кертергә кирәк – биредә шул хакта сөйләштеләр.

Килгән халыкны күзаллагач, ял паркы булдыру уе белән, беренче чиратта, мәктәп директоры җитәкчелегендә яшьләр – укучылар кызыксына дигән фикер туды.

 Бик кызганыч, зур күпчелеккә ял паркы кирәкми дә бугай. Аннан җитәкчелекне гаепләргә булдырабыз үзе!

Тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев