Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май аена халык сынамышлары

Күке күкелдәмичә май җылытмый.

Май ае салкын булса – игенгә туклык.

Май алтысында булса чык – ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.

Май суык булса – икмәк уңа.

Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.

Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.

Майда боз яуса, җәен дә явачак.

1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр.

2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер.

3 майда ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.

4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.

5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.

7 майдан соң, гадәттә, 12 суык була.

8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.

9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә.

9ы солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.

10 майда кояш чыкканда, көн аяз булса – җәй җилле булыр.

11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә.

Күбәләкләр өйгә яки сарайга кереп качса, көн суыта.

11 майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.

12 майда көчле җил — көчле яңгыр алып килә.

13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңыш билгесе.

14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.

15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.

 Майның тугызында, унберенче майда, егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.

Мәгълүмат интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев