Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машина йөртүчеләр: кешегә төкермәгез, үзегезгә әйләнеп кайтыр

Һава торышының бүгенге халәтен искә алган хәлдә, техника йөртүчеләр дә үзгәрергә тиеш.

Кырыйдан баручыны су белән коендырып китүләре бер хәл, моны белә торып, күрә торып эшләүләренә исең китәрлек. Монысы – бер проблема!

Бар җирдә тайгак, кырыйда да тротуары юк бит аның. Ә ул булырга тиеш! Җәяүле мескен, юлны аркылы чыгарга теләп басып тора. Чөнки, “пешеходный переход”ка барып җиткәнче җә аягын, җә кулын сына, яисә башың тишелә. Анда кадәр транспорт йөргән юлдан барырга кирәк бит әле. Чөнки тротуар юк. Шуңа күрә юл кырыенда басып торучыны транспортыңны туктатып чыгарып җибәр инде!!! Юк шул, руль артында утыручылар арасында үзләрен әллә кемгә санаучылар, башкача әйтсәк, КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК, ВӨҖДАН дигән төшенчәләрне аңламаучылар һәм санламаучылар да бар шул! Монысы – икенче проблема!

Транспорт юлларында хәзер сулыклар җыелып тора. Бу да куркыныч. Нишләп диярсез. Бер танышым сөйләгәнне бәян итәм. Юлда сулыклар җыелып тору, анда чокырлар булырга мөмкин булу сәбәпле әллә ни ашыкмыйча гына үз машинамда бара идем. Борылыш турысында, “Узу ярамый” дигән юл билгесе булса да, бик кызу гына бер автомобиль узып китте. Әлбәттә, минем машинаны су белән коендырды. Коендыруы бер хәл, реагентлы, тоз-ком катнашмалы һәм шакшы су тәрәзәләрне тоташ пленка кебек каплап алды. Мине узган машинаның карнаңгы “Приора” икәнен генә танып калдым. Чөнки хәлем аны карарлык түгел иде. Борылышта берни күрмәгән хәлдә машинамны туктатасым бар. Өстәвенә, алда борылыш. Аннан да курыкканым, дамба кырыенда “ограждение" булды. Әле ярый, каршыдан тагын берәр техника килмәде. Ике тапкыр тормозга басып-ычкындырып, рульне уңга-сулга борып көч-хәл бәрелмичә туктадым... Танышым сүзләренә өстәп, менә монысы – өченчесе, дияргә кирәк.

Моннан чыгып, транспорт ияләренә үтенеч туа: аз булса да мәгънәлерәк булыгыз инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев