Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Маймыл чәчәк авыруының 257 очрагы расланган

Хәзерге вакытта дөньяда маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 257гә җитте, тагын 120 кешенең авыру йоктыруы фаразлана.

Пациентлар 27 илдә яши, диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шулай итеп, 22 майдан зарарланучылар саны өч тапкыр диярлек арткан, ул чакта расланган 92 очрак билгеле иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында билгеләп үтүләренчә, инфекция әлеге илләр өчен типик түгел. Шунлыктан инфекциянең көтелмәгәндә барлыкка килүе күпмедер вакыт дәвамында вирусның таралуына китергән.

Шул ук вакытта «360» телеканалы хәбәр иткәнчә, авыруның мутацияләнүе һәм аның иммунитеты начар булган балалар арасында таралу куркынычы арта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев