Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов 175нче мәктәптә фаҗигадә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты

Татарстан Президенты һәм очрашуда катнашучылар мәрхүмнәрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү турында да сөйләште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175нче гимназиясендә фаҗига вакытында һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очрашуда һәлак булган укытучыларның туганнары, шулай ук Татарстан мөфтие белән Казан һәм Татарстан Митрополиты катнашты. Дин әһелләре мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов фаҗигадә балаларын югалткан ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Моннан тыш, Татарстан Президенты һәм очрашуда катнашучылар һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү турында да сөйләште. Рөстәм Миңнеханов барлыкка килгән өстәмә мәсьәләләрне хәл итү өчен министрларны җаваплы итеп билгеләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанда яшәүче унтугыз яшьлек егет 175нче гимназиядә атыш оештырды. Нәтиҗәдә тугыз кеше — җиде бала һәм ике укытучы үлде, Егермедән артык кеше хастаханәгә озатылды.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/official/24-05-2021/mi-nehanov-175nche-m-kt-pt-fa-igad-lak-bulgan-balalarny-ata-analary-bel-n-ochrashty-5824382

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев