"Әтнә туган якны өйрәнү музее" Әтнә районы урта һәм төп мәктәпләренә "Буыннан буынга" дип исемләнгән күчмә экскурсия белән чыкты.
Бүген юлны Күшәр урта мәктәбенә тоттылар. 5-9 сыйныф укучыларына бирнә сандыгы, туй-бәйрәм күлмәкләре, бала бишеге, бишек җырлары турында сөйләнелде. Шулай ук аулак өйдә кич утыру уеннары уйналды, бишек җырлары тыңланды. Балалар бик канәгать калдылар.
Нет комментариев