Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү башланды

Бу премиянең финал этабы, анда җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

Халык  белән беррәттән финалистларны Федераль Жюри билгеләячәк. Халыкара премия финалына Россиянең барлык төбәкләреннән 288 финалист чыкты. Финалда Бизнес өчлегендә 80 проект, медиада – 76 проект, ә волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмаларда – 132 инициатива тәкъдим ителгән.

"#МЫВМЕСТЕ " гомумроссия акциясе-ул коммерциячел булмаган оешмалар, хакимият, бизнес вәкилләреөчен уздырыла. Премиянең барлык катнашучыларын моңа мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү омтылышы берләштерә. Авторлар үз проектлары белән реаль позитив үзгәрешләргә ирешә. Һәр россияле "МЫВМЕСТЕ" халыкара премиясендә ирекле ярдәмчеләрнең иң яхшы инициативаларын сайларга тиеш. Бу-чын халык тавыш бирүе, ул иң нәтиҗәле практикаларны билгеләргә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Ксения Разуваева.

Финалда Татарстан Республикасын 4 проект тәкъдим итә:

1. Донор-Серч "Донорлыкны үстерүнең коммерциячел булмаган партнерлыгы" премиягә DonorSearch.org платформасындагы  "Кан донорлары берләшмәсе-DonorSearch" проектын тәкъдим итте. 

 

2. Максим Антоновның «Чистые игры» проекты катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә һәм чүп-чарны аерым җыю нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган экологик ярышларны тормышка ашыра. Уенның максаты-максималь күләмдә чүп-чар җыю. Соңыннан чүп-чар эшкәртүгә тапшырыла.

3. Мамадыштан Алинә Нурмиева яшьтәшләренең сәламәтлеге өчен борчыла, шуңа күрә ул 13-17 яшьлек яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән "Как не убить себя" дигән яшүсмерләр өчен пособие тәкъдим итә. Кулланма шунысы белән кызык, анда яшүсмерләрнең төп сорауларына җаваплар бар.

4. "Уку елы дәвамында макулатурага күпме китап җибәрелә?" "КниGo" проекты вәкиле Викторова Милена шундый сорауга җавап бирә. Төп идея булып буккроссинг тора - "үзең укысаң – башкаларга тапшыр". 

Премиянең җиңүчеләрен 2-5 декабрьдә Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында узачак халыкара гражданнар катнашуы форумында игълан итәчәкләр. Форум ЮНЕСКО эгидасы астында узачак.

Чыганак: «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев