Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өч бала коткарылды

Гаиләгезне янгыннан саклагыз – йортыгызда автомат янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз.

13 июль көнне Кукмара районында шәхси йортта янгын чыкты. Ут куркынычыннан 7 кеше коткарылды, шуларның өчесе – балалар.

Шунысы игътибарга лаек, автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. 2016-2021 елларда торак йортларда килеп чыккан янгыннарның 75 очрагында янгын хәбәрчеләре ярдәмендә янгын чыгу турында үз вакытында хәбәр килеп иреште. Бу 150 кешенең, шул исәптән 61 баланың гомерен саклап калу мөмкинлеген бирде. 2021 ел башыннан исә шундый 118 очрак теркәлгән, 34 кеше коткарылган, шул исәптән 12 бала.

Россия гадаттән тыш хәлләр министр лыгының Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча Татарстан Баш идарәсе йортларда (фатирларда) автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру мөһимлеге хакында кисәтә. Бу бигрәк тә ялгыз яшәүче гражданнар, күп балалы гаиләләр, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә кагыла.

Белешмә

Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын килеп чыккан очракта тиз арада 01, 101, 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев