Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Өшкәтә авылында янгында бер ир-ат һәлак булган

Хөрмәтле гражданнар, 2021 елның 28 декабрендә Әтнә районының Олы Өшкәтә авылында шәхси йортта янгын чыкты

Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәндә шәхси бүрәнәле йорт, сарай яна иде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз да булмады. Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы, 1965 елгы Гиниятуллин Рафис Равил улы фаҗигале төстә һәлак булды. Бу - Әтнә районында 2021 елга янгыннарда кеше үлеменең беренче очрагы. Янгыннар кешеләрне бик авыр хәлдә калдыра,куп вакыт кешеләр янгын сагына шалтыратырга онытып, еш кына килеп чыккан хәлләрне телефонга төшереп һәм социаль челтәрләргә янгын сүндерүчеләрнең ничек озак баруы турында язмалар куя башлый.

Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин янгын вакытында кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз була. Алкогольне чамасыз файдаланмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тәмәке тартмагыз, үз йортларыгызда һәм ишегалларында янгынга каршы торышны күзәтегез. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр үткәргече торышын күзәтеп барыгыз. Тузган электр үткәргечен яңасына вакытында алмаштырыгыз, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Бер генә очракта да электр челтәрен артык тыгызламагыз, бер розеткага берничә көнкүреш приборы тоташтырмагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгын вакытында дөрес карар кабул итә алмыйлар, югалып калалар,паникага биреләләр, янган йортларга әйберләр, документлар артыннан керәләр һәм инде кире яыга алмыйлар. Шуңа күрә, мондый очракта янган йортларга кермәгез. Ялкын температурасы бик югары, ә төтен тагын да куркынычрак, кайчагында бер-ике сулыш алу да җитә, кеше аңын югалта, хәле начарлана. Янгынны вакытында ачыклау өчен, өйләрдә янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар янгын чыккан очракта сезгә хәбәр итә ала, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә порошоклы ут сүндергеч булырга тиеш. Бәясе бер извещателҗнең якынча 300 сум, огнетушителҗнең якынча 700 сум һәм алар сезгә күп миллионлы милекне коткарып калырга, ә кайчагында сезнең тормышны һәм сезнең якыннарыгызның тормышын саклап калырга ярдәм итәр. Шулай ук извещательдәге батарейкаларны вакытында алыштырырга онытмагыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә кызганмый. Янгын вакытында 01, 2-20-01, 101, 112 шалтыратыгыз.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Исмагилов И.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев