Питрәчтә йорт стенасы ишелгән, эзләү-коткару эшләре бара
Бүген 11 сәгать 46 минутта Питрәч районында төзелә торган өч катлы йортның тышкы дивары җимерелү турында хәбәр килде.
"Урында коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр эшли, эзләү-коткару эшләре алып барыла.
Җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар турында мәгълүмат ачыклана" , - дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министры җитәкчесе Андрей Радыгин.
Фото: МЧС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев