Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин: Россиядә күп бала табу модага керә

Россиядә күп бала табу модага керә. РФ Президенты Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашуда, ирле-хатынлы Верещагиннарның күп балалы гаиләләрне бердәнбер торакка салымнан азат итү турындагы мәсьәләне карау тәкъдимен шәрехләп, шундый тенденция күзәтелүе турында әйтте.

«Шунысы куандыра: бездә күп бала табу модага керә башлады. 2022 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә ир-атларның – 60, хатын-кызларның 70 проценты ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләргә тели. Бу тенденция даими рәвештә ныгый», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, моңа бәйле рәвештә гаиләләргә дәүләт ярдәме бик тә мөһим һәм Хөкүмәт аны тәэмин итәргә тырыша.

«Биредә ярдәм чаралары күп: бу арзанлы ипотека да, керемгә салымнан азат ителү дә. Әгәр күп балалы гаилә үзенең торак шартларын яхшыртырга, нәрсәдер сатарга карар кылган икән, бу очракта ул салым түләмәячәк», - дип санап үтте Президент.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев