Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр мәсьәләне чишү юлы бар

Эш визиты белән районга Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

Илдар Гыйльметдинов иң элек гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Кабул итүгә килгән укытучыларны татар теле дәресләренең кимүе, авыллардагы кечкенә мәктәпләрнең язмышы кызыксындырды.

– Кечкенә мәктәпләрне ябып карадык, кызганычка каршы уңай күренеш булмады.

 Авыл ларны саклап калу өчен, кечкенә мәктәпләрне ябу ягында түгел без.

Әгәр дә балалар саны бик нык кимеп китмәсә, балалар булса, мәктәпләр ябылмаячак, тынычлап эшләгез, – диде Илдар Ирек улы. Шулай ук татар теле дәресләренең саны аз булуына карата сорауга: «Элек дәресләр ничек укытылган булса, 1 сентябрьдән аларның саны шул күләмдә калачак. Бүгенге көндә шуның буенча эш алып барабыз», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев