Раушан Садыйковтан шигырь
Хәбәрләр

Раушан Садыйковтан шигырь

Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы, 27 декабрь, 2020 ел

УТЫРЫГЫЗ УРЫНДЫККА

 

Утырыгыз урындыкка

Аягыгыз талмасын.

Аралашып, бер сөйләшик

Кайгы-сагыш калмасын!

 

Утырыгыз урындыкка,

Гармунчы да утырсын.

Без дә аңа кушылып җырлыйк,

Тормышыбыз җанлансын.

 

Утырыгыз урындыкка,

Өй(нең) түренә узыгыз!

Иминлек, бәрәкәт теләп,

Йортка дога укырбыз.

 

Утырыгыз урындыкка

Бала-оныклар белән,

Нәсел-тарихны белсеннәр

Әткәм-бабам теленнән.

 

Утырыгыз урындыкка,

Бергә кичләр уздырыйк:

Уйныйк-көлик, җырлыйк-биик,

Гореф-гадәтне онытмыйк.

 

Утырыгыз урындыкка

Нинди милләттән булсак та,

Бергә матур, тату яшик

Кайда гына торсак та.

 

Утырыгыз урындыкка,

Җитәкчеләр киңәшсен.

Халык белән бергә-бергә

Игелекләр эшләсен.

 

Утырыгыз урындыкка,

Куллар биреп күрешик.

Бертуганнар булып яшик,

Дөнья халкы, берләшик!


Нет комментариев