Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев: «Үләм икән дип уйладым, узган ел төзегән васыятьнамә турында Индираның исенә төшердем»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Килиманджаро тавына менде. Бу хакта «Башинформ» яза.

Әлеге тауга менү аның өчен  иң авыры булган. Аяксыз килеш, куллар белән генә тауга менү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел.

11 декабрьдә Рөстәмнең дә хәле кинәт начараеп киткән. Аның сүзләренчә, тән температурасы 40ка кадәр  күтәрелгән, калтыраткан, бик нык  эче авырткан. Ул тиз арада табибларга мөрәҗәгать иткән.

“Чынлап та, үләм дип уйлаган идем. Хәлем шулкадәр начар иде, хәтта узган ел төзегән васыятьнамә турында Индираның исенә төшердем. Ике сәгать эчендә тормыш белән хушлашырга өлгердем. Дустым Тимурга: “Тормышыма матур нокта куйдым. Матур китәм, таулар белән китәм” дип әйтергә дә өлгердем”, – дигән Рөстәм Нәбиев.

Табиблар аңа төгәл диагноз куя алмаган, әмма ярдәм иткәннәр. 4 сәгатьтән аның хәле яхшырган. Бераздан инде отельгә кайтарганнар. Бөерләрендә таш кузгалган булырга мөмкин дигәннәр. Ләкин тикшерүләрдән соң бу диагноз расланмаган.

Омск шәһәрендә казарма җимерелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев моңа кадәр Казбек, Эльбрус тауларын яулаган иде. Шушы көннәрдә ул Африка континентындагы иң биек нокта – Килиманджаро вулканы түбәсенә менде. Рөстәм тау башына Башкортстан һәм Россия әләмнәрен кадаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99062/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев