Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!

Сезне чын күңелдән татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән котлыйм! Сабантуй халкыбызның сагынып көтеп алган, яраткан бәйрәме. Алай гына да түгел, ул барлык халыкларны берләштерә, бергә туплый торган бәйрәм. Кызганычка каршы, бөтен дөньяны шомга салган таҗвирусы нәтиҗәсендә узган ел милли бәйрәмебез уздырылмады. Шөкер, быел аны зурлап билгеләп үтәчәкбез. Бәхәссез, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң узучы Сабантуй тарихи мәгънәгә ия, бу көнне игенчене, терлекчене ихлас олылыйбыз. Әтнәбез – чиста авыл хуҗалыгы районы. Шуңа күрә, бу бәйрәм – безнеке, ул безнең яшәешебез чагылышы дип әйтә алабыз. Бу сүзләрне саннар белән дәлилләү урынлы булыр. Узган елны барысы 80132 тонна, ә һәр гектар җирдән 41,2 центнер бөртеклекузаклылар уңышы алып тәмамладык. Икътисади нигезебез – терлекчелек, былтыр барысы 98163 тонна, һәр сыердан уртача 11269 килограмм сөт савып алдык. Бу уңышларның артында механизаторлар, терлекчеләр, гомумән, авыл хуҗалыгында көч куючыларның уртак тырышлыгы ята. Зур рәхмәт Сезгә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сабантуй ул – ил бәйрәме, гаилә бәйрәме, туганнар, күптән күрмәгән якын дуслар белән очраштыра торган бәйрәм. Шуңа да ул безнең өчен икеләтә кадерле. Райондашлар, якташлар, дуслар, милләттәшләр: Сабантуйлар мөбарәк булсын, безнең һәрберебезне яңа хезмәт җиңүләренә рухландырсын! Барыгызны да олы бәйрәмебез белән котлыйм. Сабантуйларны җан тынычлыгы, күтәренке кәеф белән, иминлектә, саулыксәламәтлектә уздырыйк.

Габделәхәт Хәкимов, район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев