Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салымны башка зат өчен түләп була

Федераль салым хезмәте хәбәр итүенчә, аны өченче затлар өчен дә түләргә була.

Салымны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар - хатының, ата-анаң. балаларың өчен дә түләргә була. Ә юридик затлар салымны үз исәбеңнән башка оешмалар өчен күчерергә була. Моннан тыш, җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз исәпләренә түләргә хокуклы.

Башка зат өчен теләсә-кайсы салымны, шулай ук пеня һәм аның буенча штрафны да түләргә була. Аннан тыш, салым буенча җыелган элекке ел әҗәтләрен дә түләргә мөмкин.

Башка кеше өчен салым түләүнең сәбәпләре мөһим түгел. Ә түләү процессы шул ук - үзең өчен түләгән кебек үк. Шулай ук Россия ФНСның "Уплата налогов и пошлин" электрон сервисы аша да  түли аласыз.

Түләгәндә керткән мәгълүматларның - реквизитларның дөрес булуын тикшерегез. ИНН юлында түләүче ИННы булсын. Әгәр ул юл булмаса, "0" саны куегыз. "Код" юлында идентификаторны куегыз, "Плательщик" юлында түләүче турында мәгълүмат булсын.

Өченче затлар өчен салым түләүдә бер нюанс бар. Башка зат өчен түли аласыз, әмма артык түләгәнне кире кайтаруны һәм ул сумманы башка салым өчен кем өчен түләгәнсез, шул гына башкара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев