Шәһәр тормышына таба тагын бер адым ясалды
Шәһәр тормышына таба тагынбер адым ясалды
Комыргуҗа авылында яңа төзелгән мәдәният йорты белән янәшә, милли һәм
федераль проектлар буенча ял паркы төзелеше дәвам итә.Кирәк булса, көн дәвамында рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булачак монда.Авылларда ял парклары төзелеше башланган гына чорда бер танышымның: “Искитәрлек хәл! Шәһәр тормышына таба бер адым бит бу”, – диюе искә төшә. Дөрестән дә, заманында ик нык гаҗәпләнеп, Күлле Кимегә кадәр асфальт юл салуга, авылларда зур кибетләр пәйда булуга, иске клублар урынына яңа мәдәният йортлары калкып чыгуга, йортта канализация, үзәкләшкән тәртиптә су кертүләренә, туалет яки кер машинасы булуга сокланган чаклар артта калды. Гаҗәп хәл, чиста һавалы, бар булмышы белән натураль саналган авылларда да ял парклары оештырабыз хәзер.Комыргуҗадагы төзелеш барышы белән авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев таныштырды.– Төзелешне әле җәен генәбашладык. Бүгенге көнгә инде планлаштырган эшләрнең күбесе башкарылды. Һәрхәлдә,инде бүген үк паркка килеп караучылар, сокланучылар, аеруча авылга кунакка кайтучы якташлар күп, – ди ул горурланып.Яңа мәдәният йорты һәм үзара салым исәбенә төзелгән балалар мәйданчыгы янәшәсендә оешып килүче әлеге паркны якыннан күреп, танышып кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев