Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей оешуга 25 ел

Моннан 25 ел элек 2000 елның 2 октябрендә Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее үзенең ишекләрен тантаналы рәвештә ача.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей оешуга 25 ел. Шул уңайдан биредә матур чара узды.
Моннан 25 ел элек 2000 елның 2 октябрендә Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее үзенең ишекләрен тантаналы рәвештә ача.
Олуг якташыбызның тормышы, киң кырлы эшчәнлеге белән тирәнтен танышуны 1992 нче елларда башлый Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы. Иң беренче итеп галимнәр аша Ш.Мәрҗанинең шәҗәрәсен эзләп табалар. Шәҗәрә буенча ул вакытта исән-сау яшәгән оныклары белән элемтәгә керәләр. Болар: Суфия Мостафина, Мәхмүт Мостафин, Наҗия Ильясова, Даниял Әмирханов.
Мәрҗани мирасын өйрәнүче галимнәргә дә мөрәҗәгать итәләр. Мәрҗанинең туганнары да, аның мирасын өйрәнүче галимнәр дә мәктәп коллективының фикерен хуплый.
1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.
Бүгенге көндә дә музейның ишекләре һәркем өчен ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев