Скумбрия балыгын "ыслау" рецепты
Хәбәрләр

Скумбрия балыгын "ыслау" рецепты

Бер литр суга 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 уч суган кабыгы салып 15 минут кайнатабыз.

Шуннан соң әлеге суны талык хәлгә килгәнче суытып, аңа кибетләрдә сатыла торган 100 грамм "Жидкий дым" (сыек төтен) салабыз һәм балыкларны шул суга батырабыз. 3 көн торганнан соң балыкларны әлеге судан алып, тәмләп бәрәңге пешереп рәхәтләнеп сыйланабыз.

Автор Раилә Закирова


Нет комментариев