Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган
Хәбәрләр

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган

Әтнәдә узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыру теркәлмәгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән, 7 870 кеше (шуларның 43е — узган тәүлектә) терелгән

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-56-ya-a-ochragy-achyklangan-5784468


Нет комментариев