Студентлар экскурсиядә булдылар
9 октябрь көнне «Татарстан Республикасында эшче һәм инженер Һөнәрләрен популярлаштыру» проектын тормышка ашыру максатыннан, чаралар планы кысаларында, районның мәшгульлек үзәге директоры «Тукай» күмәк хуҗалыгында «Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы» студентларына экскурсия уздырды.
Экскурсия барышында студентлар күмәк хуҗалык, аның җитештерү системасы белән танышып, нәтиҗәләрен күрделәр. Күмәк хуҗалыкның уңышлары һәм тәҗрибәләре кирәк булган белемне ныгыту өчен бик яхшы чара булды.
"Тукай" күмәк хуҗалыгында булу стедентларга практик яктан бик әҺәмиятле иде. Булачак белгечләр өчен районның алдынгы предприятиясендә булу бик мөһим шул. Чара нәтиҗәләре буенча мәшгульлек үзәге директоры "Һөнәргә тартылышны билгеләү" исемле тест та уздырды. Шулай ук хезмәт базарындагы хәлләр, һөнәри уку йортын тәмамлаучылар эшкә урнашканда дәүләт ярдәме турында да сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев