Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш чоры баласы

Яңа Шашы мәктәбе укучысы Азат Фәйзуллин

Сугыш чоры баласы мин,

Ятимлектә мин үстем.

Әткәм сугышта вакытта

Әнкәм карнында калдым.

Апам белән бергәләп,

Ятим балалар булдык.

Әткәм йөзен күрмәдем мин.

Әнкәй ялгыз үстерде.

Кырык беренче елның

Ямьле язында тудым.

Тол хатын баласы булып

Шушы авылда үстем.

Сугыш чоры балалары,

Бик күп идек авылда.

Сугыш дигән зур афәт

Ятим итте бит безне.

Ата назы күрмичә

Гомер буе яшәдем.

Әткәй сүзе әйтә алмый,

Җитмеш яшемә җиттем.

Сугыш чоры баласы мин,

Фашистка мин рәнҗимен.

Нигә тыныч илне бозып

Безне ятим иттерден?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев