Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихны өйрәнүен әле дә дәвам итә ул

Газетабызның 13 май санында дөнья күргән, “Юшагъ хәзрәтнең истә хәзрәтнең истә­ле­генә багыш генә багышлана” дип исем­ләнгән мәкаләне укып, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды.

Күңгәр авылыннан ветераннар советы рәисе Мәхмүт хәзрәтнең (кызганычка каршы, алдагы санда автор исеме төшеп калган) эзләнүләре газета укучылар арасында зур кызыксыну уяткан. Дөрестән дә, тарихыбыз бик бай безнең. Күбесен белеп тә бетермибез. Мәхмүт хәзрәт кебек тынгысыз кешеләребез булганда, төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында тарихи язмалар алдагы саннарда да дөнья күрер дип ышанасы килә.

 Бүгенге көндә Мәх­­мүт хәзрәт рево­­люциягә һәм дә революциядән соң муллалар тормышын өйрәнү белән мәш­гуль. “Китап чыгарырга җыенам”, – диде ул. Уңышлы булсын.

Искәрмә: Йошкар-Ола шәһәрендә Идел Болгарына Ислам динең кабул итүнен 1100 еллыгына багышланган “Идел буенда ислам: традицион кыйммәтләре, каршылыклар, киләчәге” исеме астында Өченче Хафизетдин укулары-Регионара фәнни-практик конференциясе булып узган. Бу чара Юшагъ хәзрәтнең әтисе Хафизетдин бине Насретдин әль Бәрәңгәвинең, Бәрәңге авылында, беренче җәмиг мәчетендә 52 ел (1865-1917) имам булып торган зур татар рухание Хафизетдин хәзрәт (1827-1917) истәлегенә багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев