Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз

Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.

Татарстанның һәр эшсез кешесенә хәзерге вакытта төбәкнең мәшгульлек хезмәтләре бер вакансия тәкъдим итә ала. Бу хакта бүген ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе алдыннан журналистларга хәбәр итте.

«Бүгенге көндә эшсез сыйфатында 38,5 мең кеше исәптә тора. Әмма узган еллардан аерма бар. 2008, 2009, 2014 елгы кризисларда без хезмәт базарында аларның җитәрлек саны юклыктан вакансияләр тәкъдим итә алмаган идек. Ә 2020 ел дәвамында вакансияләр тәкъдиме буенча тотрыклы күрсәткеч 38 мең дәрәҗәсендә калды. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 41 меңнән артык вакансия бар», — диде ул.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2020 елның сентябреннән 2021 елның гыйнварына кадәр эшсезләр саны 51 процентка кимегән. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республиканың эшче көчләренең гомуми саныннан 1,9 процент тәшкил итә. Эшсезлекнең иң югары ноктасы төбәктә 2020 елның сентябренә туры килде, ул вакытта эшсезләр саны 79 мең кеше тәшкил итте.

Узган ел республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 255 мең кеше төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 159 мең кеше эш эзләүче сыйфатында исәпкә алынган. Әлеге чорда 61 мең кеше эшкә урнаштырылган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-01-2021/tatarstan-hezm-t-ministrlygy-r-eshsezg-ber-esh-uryny-t-k-dim-it-alabyz-5799184

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев