Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җәйге каникулны кыскарту идеясен бәяләделәр

Россия мәктәпләрендә программаларда «артык йөкләнеш» проблемалары бар, шуның аркасында укучылар мәктәптә 7-8 дәрес вакыт үткәрергә һәм зур күләмдә өй эшләре эшләргә мәҗбүр.

 

Әмма бу проблеманы җәйге каникулларны кыскарту хисабына хәл итәргә ярамый дип саный Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец. Аның фикеренчә, бер-ике ай эчендә балалар ял итәргә һәм мәктәпне сагынырга өлгермәячәк.

«Совет галимнәре, табиблар балалар тернәкләнсен, ял итсен, мәктәпне сагынсын һәм рәхәтләнеп кабат килсен өчен нәкъ өч айның оптималь вакыт икәнлеген ачыклаган. Һәм безгә бу традицияләрне хәзер бозарга ярамый», – диде Волынец телеграмда үзенең каналындагы видеосында.

Шул ук вакытта ул ата-аналарның өй эше күләмен киметергә теләүләрен билгеләп үтте, чөнки «укытучылар йөкләмәнең күп өлешен ата-аналарга күчерә дигән уйлар туа». «Балалар төн уртасында йокларга ята, ә иртән аларга мәктәпкә торырга кирәк. Бу тәҗрибәне саклап калсак та, ике ай җәйге ял да, бер ай да бу проблеманы хәл итмәячәк, аны системалы рәвештә, концептуаль яктан хәл итәргә кирәк», – диде Волынец.

Аның фикеренчә, программаның ниндидер өлешен бетерергә, бала үз вакытының күп өлешен мәктәптә үткәрсен һәм белемен ныгытырлык итеп уздырсын өчен программа төзеп була. Алай булса, баланың өй эшләрен эшләүгә киткән вакыты бер сәгатьтән артмас иде.

«Балалар да, өлкәннәр дә арый, шуннан негатив, нервлар какшавы, начар билгеләр һәм балаларның мәктәпкә барырга теләмәүләре килеп чыга. Ләкин шулай да, дүрт бала анасы буларак, мин җәйге каникулларны кыскартуга каршы, чөнки бу лаеклы ял. Җәй көне балалар вакытны кояшта үткәрергә, ял итәргә һәм Д витамины алырга тиеш», –  дип билгеләп үтте омбудсмен.

Ул шулай ук сораштыру нәтиҗәләрен китерде, анда россиялеләр Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) галимнәренең җәйге каникулларны кыскарту тәкъдимен бәяли. Сораштырылучыларның 72 проценты җәйге каникулларны кыскарту идеясен хупламый. Сораштырылган ата-аналарның 19 проценты шулай ук каникулларны кыскартуга каршы, әмма ялның бер өлешен хезмәт практикасына алып барырга тәкъдим итә. Сораштырылучыларның 5 проценты инициативаны өлешчә хуплаган – алар фикеренчә, җәйге каникулларны елның башка вакытларында ялны арттыру хисабына кыскартырга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-aige-kanikulny-kyskartu-ideyasen-bayaladelar-5867285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев