Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән
Хәбәрләр

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.

Татарстанда тагын дүрт кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавирустан 1944, 1962, 1971 елгы хатын-кызлар һәм 1953 елгы ир-ат дөнья куйган.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шул рәвешле, 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-04-2021/tatarstanda-tagyn-d-rt-keshe-koronavirustan-lg-n-5820289


Нет комментариев