Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез.
Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, әниебез белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлсәрия,
улың Азат, киленең Айсылу, кызың Алсу, киявең Гамил, оныгың Азалия.
Бу теләкләргә Үртәм авылында яшәүче
кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев