Техникумда – ике бронза
Хәбәрләр

Техникумда – ике бронза

WORLDSKILLS “Яшь профессионаллар” Татарстан чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары уңышлы чыгыш ясадылар.

Бәйгенең “Агрономия» компетенциясендә Гадел Әхмәдиев 3 урын яулап, бронза медальгә лаек булды. Аны бәйгегә әзерләгән укытучы – Фаил Әхмәтгалиев. “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре” компетенциясендә дә шундый ук уңыш: Дарья Павлычева да 3 урын алды һәм бронза медальгә лаек булды. Укытучысы – Фәридә Хәсәнова


Нет комментариев