Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Террорга каршы – бергәләп

Район администрациясенең актлар залында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Бүгенге катлаулы вәзгыять терроризмга каршы көрәшкә игътибарны көннән-көн көчәйтүне таләп итеп куя. Бу бездән каядыр еракта кебек тоелса да, әзер булып тору берәүгә дә комачаулык итмәс. Комиссия эше дә әнә шул әзерлек белән бәйле иде. Мондый хәл килеп чыккан очракта кем нәрсә эшләргә тиеш – сүз шул хакта булды. Агымдагы елның май аенда Казан шәһәренең 175нче мәктәбендә килеп чыккан хәлләр берәүне дә битараф калдырмады. Террорлык актлары өчен бик еш кына иң көчсез катлам – балалар булган урын – мәктәп сайлануы үзе өчен үзе сөйли. Бездә дә шартлы рәвештә мондый урын буларак мәктәп мисалында төп һәм ярдәмче оешмаларның эшлисе эшләренә, күнекмә үткәрелеп, анализ ясалды. Мәгариф бүлеге, район хастаханәсе, янгын сүндерү бүлеге, полиция оешмасы вәкилләре мондый очракта ниләр эшлисе, игътибарны нәрсәгә юнәлтү мөһимлеге хакында сөйләп уздылар. Дөрес, болар барысы да кәгазьдә генә, билгеле. Аллам сакласын, чынын күрергә язмасын. Әмма “сакланганны саклармын” дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый.

Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, комиссия штат режимында узган күнекмә буенча әзерлек эшен “канәгатьләнерлек” дип тапты. Шулай ук комиссия террорчылыкка каршы көрәш кысаларында якынлашып килүче бәйрәмгә әзерлек эшенең барышы белән танышты, бәйрәм чараларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычларны барлап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев