Техникумда – чемпионат
“Сәнәгать бакчачылыгы” компетенциясендә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы старт алды.
Ачылышта ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимияте вәкилләре дә катнашты.
6 апрель көнне узган бәйгедә Татарстанның 5 районы техникумы студентлары ярышты. Бәйгене махсус билгеләнгән экспертлар бәяләде. Аларның берсе – Тәлгать Садыйковтан бәйге барышы турында сораштык.
– Үсентеләр утырту буенча технологик биремне вакытка һәм төгәллеккә үтәүләрен тикшерәбез. Барысы да исәпкә алына, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев