Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТизЛәгән” тау шуу фестивале шаулап узды

Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан Иске Өҗем авылында “Нугай” тавында “ТизЛәгән” тау шуу фестивале шаулап узды.

Кайнар коймак, җылы чәй, попкорн һәм татлы мамыктан да авыз итәргә мөмкинлек бар иде. Фестивальдә төрле уеннар белән беррәттән халкыбызның онытылып барган милли уеннарына да өстенлек бирелде.
Бәйрәмгә тагын дә ямь өстәп, фестивалнең махсус кунагы Винарис Илъегет чыгыш ясады.
  “Нугай” тау башы ул көнне балаларның  шатлыклы  чыр - чу тавышыннан, олыларның  рәхәтләнеп, дөньяларын онытып  тау  шууыннан гөрләп торды. Көне дә искиткеч матур булды, халык та күп килде һәм бик яратып,чын күңеленнән ял итте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик куркэм бэйрэм,Бигрэк тэ анын Нугай дип аталган тауда уткэрелуе.Белэсезме,Урыс Алатыннан Олы Бэрэзэгэ менэ торган тау Алат тавы ,икенчерэк Нугай Тавы дип атала.Безнен ике авылыбыз арасында туганлык бар.Бездэн Иске Ожемгэ Мостай мулланын бер улы мулла булып киткэн.