Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә халкы оятны беләме?

"Чүпне вакытында җыймыйлар", - дип зарлана Әтнә халкы.

Бу фикернең киресен дәлилләргә телибез. Вакытында җыялар, менә бу фотода Бәдри Җиһаншин һәм Ударник урамнары кисешкән чатны күрәсез, әле чәршәмбе көнне генә җыеп киттеләр мондагы чүп - чарны. Шул ук кичне бу чаттагы чүп - чар җыймаган кебек булды - "Мусор" белән тулды.

Нәтиҗәдә юка пленка капчыкларны кош - корт, эт - мәче ертып, таратып, тузгытып менә шундый хәл туды. Халыкның да чаклыгын менә шушы фотоларда күрәсез. Күпме әйтүгә, язуга карамастан, беренчедән, чүп - чарны вакытында чыгармыйлар, икенчедән, нәрсә генә юк монда! Памперсларны, бәдрәф кәгазьләрен дә монда чыгарасы юк бит инде. Менә шушы шакшылык ишегалдыгызга керсә, үзегез ни хәл җыештырыр идегез икән? Җәмәгать, кешедә аз гына оят дигән әйбер дә булырга тиеш бит инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев