Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә кызы Энҗе Хөсәенова - Гран-при иясе!

Әтнә районының Бахтачы авылында туып-үскән, "Күңел чыңы" түгәрәгендә шөгыльләнгән, бүгенге көндә "Безнең мирас" журналында эшләүче Энҗенең чираттагы уңышы һәркайсыбыз өчен зур горурлык. Бу уңайдан Энҗенең тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

- Гран-при алу минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды! Дөрес, мин бу бәйгеләрдә чыныгу алган идем. Шулай булса да, монысын ук уйламадым да. Бу җиңү миңа чиксез шатлык белән зур җаваплылык та өстәде. Әлеге яшь язучылар бәйгесен оештырганнары өчен "Идел" яшьләр үзәгенә һәм шигырьләремне шулай югары бәяләләгәннәре өчен жюри әгъзаларына  рәхмәтлемен. Аларның ышанычларын, Аллаһ боерса, аклармын дип уйлыйм! Һәм илһамландыручы, иҗат дәрте өстәүче, канатландыручы "Иделем акчарлагы"ның һәрвакыт очышта булуын телим. Минем җиңүем -  миңа белем биргән укытучыларым, тәүге чыныгуны алырга ярдәм иткән "Күңел чыңы"ндагы иҗатташларымның уңышы да. Аларның миңа баглаган өметләрен аклый алуым белән дә мин үземне бәхетле саныйм, - ди Энҗе Ирек кызы. Без дә якташ шагыйрәбезгә иҗади уңышлар телибез. Яулыйсы үрләре алда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кепкечкенэ Бахтачыдан-нинди энже бортеге!!!Ул шулай булырга тиеш тэ.Тукай-Мэржэнине биргэн Казан арты-Этнэ яклары бит ул!!! Монда театр,шигьрият,жар-музыка,сот,ит...