Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә техникумында “Халыкара туган тел көне” узды

Әтнә техникумның актлар залында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы кысаларында “Халыкара туган тел көне” нә багышланган кичә узды.

Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлиева Гөлшат Хәмзә кызы оештырды. Укучылар рус, татар, мари телләрендә чыгыш ясадылар. Марина Цветаева, Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар җырладылар. Сәхнәдә Галиева Илвина башкаруында “Су анасы” әкияте, Әскәров Азатның туган телгә багышлап иҗат иткән шигыре, Максимова Каролинаның туган мари телендәге шигыре, Кәбиров Фирдүс, Сираҗиев Диязның, Хәмидуллина Әдилә һәм Башаров Булатның чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев