Төнлә "Макдоналдс"та янгын чыккан
Хәбәрләр

Төнлә "Макдоналдс"та янгын чыккан

Төнлә 101 янгын сүндерү номерына Сәид-Галиев урамындагы «Макдоналдс»та янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Ресторан бинасы янында урамда реклама алтактасы яна башлый.

"Макдоналдс" хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр килгәнче 4 квадрат метр мәйданда утны сүндерәләр. Моннан тыш, рестораннан фастфудның алты хезмәткәре эвакуацияләнгән.

Нәтиҗәдә берәү дә зыян күрмәгән. Янгын сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Нет комментариев