Тракторлар, чәчү агрегатларын  март уртасына кадәр хәстәрләп бетерү бурычы куелды
Хәбәрләр

Тракторлар, чәчү агрегатларын март уртасына кадәр хәстәрләп бетерү бурычы куелды

Татарстанда язгы кыр эшләренә чыгымнар 43 млрд сум булыр дип фаразлана.

Быелгы чәчү эшләренә 9 мең трактор, 3,8 мең чәчкеч, 632 чәчү комплексы, 5,2 меңнән артык туфрак эшкәртү машинасы төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

Ул чәчү кампаниясенә кадәр хуҗалыклар 5 млрд сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәмен алачагын әйтте.

«Әлегә ел уңышлы тора. Уҗымнарның 98 проценты – яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 277 миллиметр явым-төшем булды – нормадан 130 процент күләмендә. Республика буенча кар катламының уртача биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артык», – диде Марсель Мәхмүтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, авыл хуҗалыгы техникасына ремонт эшләре өчен 3 млрд сумга запчастьлар алынган, әлегә бу ихтыяҗның 90 проценты күләмендә.

«Министрлык тракторлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын 15 мартка хәстәрләп бетерү бурычын куя», – диде Мәхмүтов.

Татар-информ


Нет комментариев