Төрле ысуллар кулланалар
Хәбәрләр

Төрле ысуллар кулланалар

Соңгы көннәрдә Ватсап челтәрләрендә чегәннәр йөрүе турында хәбәрләр ешайды.

Шушы уңайдан район Эчке эшләр бү­ле­генең Тикшерү бүлекчә­се җитәкчесе Марат Амировка мөрәҗәгать иттек.
– Район тер­ри­то­рия­сендә әлегә алар белән бәйле хәл­ләрнең күзәтелгәне юк. Ә менә  күрше районнар­да чегәннәр тарафыннан алдану очраклары расланды. Шулай ук янгын «извещательләре» куябыз дип, төрле кирәк-ярак җыелмалары сатабыз, дип керүчеләр, әледән-әле очраштыргалый, – диде җитәкче.

Игътибарлы булыйк
 Районда таныш булмаган, шикле кешеләргә тап булган очракта, учас­ток инспекторларына яки 2-15-75 телефонына хәбәр итәргә мөмкин.

 


Нет комментариев