«Ункөнлек» уза
Сентябрьдән кабаттан газета-журналларга язылу башланды.
2023 елның I яртыеллыгына язылу 1 сентябрьдән старт алды. Бу хакта хәбәр иткән идек инде. Ә менә октябрь аенда – 3еннән 13енә кадәр “Язылу декадасы” ункөнлеге уза. Әлеге вакыт аралыгында газета-журналларга арзан бәядән язылырга мөмкин булачак. Шул исәптән, “Әтнә таңы” газетасына да.
Ункөнлек барышында газетага 739 сум 92 тиенгә генә язылырга була. Ә бу ярты ел дәвамында район яңалыклары белән танышып бару өчен ме нә дигән мөмкинлек.
3 октябрьдән 13 октябрь аралыгында почта бүлекчәләренә, почтальоннарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев