Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут ялгышларны кичерми

Көзге каникуллар да килеп җитте. Шул уңайдан, әти-әниләргә кабат янгыннарны кисәтү максатыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшереп үтәсе килә.

Каникуллар вакытында балалар күзәтүсез калалар. Олы кешеләр эштә. Шуңа күрә дә балаларның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Иң яхшысы йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче җиһазлар урнаштыру зарур. Шулай ук утсүндергечләр сатып алу да зыян итми.

Йорттагы электрүткәргечләрнең дә куллану вакыты чыккан булса, яңага алыштырырга киңәш ителә. Балалар белән аңлату эшләре алып барыгыз. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, үзүзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүе зарур.

Балаларга ут белән шаяруның никадәр куркыныч булуы турында еш исләренә төшереп торыгыз. Янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз.

Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.

Исегезгә төшерәбез

Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары: «01» , «101» , «112» , «02», «102», «03», «103», «04», «104» 2 -20-01– Әтнә янгын сүндерү бүлеге 3 -23-82 – Яңа Шашы авылындагы аерым бүлек

Илдар Хайруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев